Болар мөмкинлекләре чикле, вакытлыча эшкә сәләтсез, өлкән яшьтә булучылар, кечкенә балалары булган хуҗабикәләр һәм башка төр кешеләр. Баруның девизы: “Йортка изгелек алып кил!”иде.
Һәр китап укучының үз әдәбияты. Өлкән яшьтәгеләр күпчелек вакытлы матбугат: газета һәм журналлар сорыйлар.Урта яшьтәгеләр детективлар, тарихи һәм могҗизалы китаплар, махсус әдәбият укыйлар. Балалаларга мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен булган популяр китаплар һәм журналлар һәрвакыт табыла.
Мондый очрашулар аралашуга мохтаҗ булган укучыларны китап укуга тарту, социаль-мәгълүмати ярдәм итү максатыннан гел үткәрелеп тора.