Шигырь бәйрәме

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

26нче апрель көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында татар халкының бөек шагыйре- Габдулла Тукайның 131 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе үткәрелде. Зал Тукай портреты, аның әсәрләре буенча ясалган балалар рәсемнәре, китап күргәзмәсе белән белән бизәлгән иде.

  Бәйрәмдә Тукай шигырьләрен иң сәнгатьле сөйләүче балалар чыгыш ясады. Алар Г.Туканың  “Бәйрәм бүген” ,“Кызыклы шәкерт”, “Гали белән кәҗә”, “Бу кайчан була?” , “Эшкә өндәү” , “Кошларга” ,”Карлыгач”, “Сөткә төшкән тычкан” һәм башка шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның сүзләренә язылган “Бала белән күбәләк”, “Бишек җыры” исемле җырларын башкардылар. Зурлар төркеме балалары "Кәҗә белән Сарык" әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр, икенченче нәниләр  төркемендәге балалар башкаруындагы бишек җыры бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.

  Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды һәм барлык балалар күңелендә онытылмаслык күңелле кичерешләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International