Габдулла Тукайга багышлап әдәби кичә үткәрделәр.

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрель көнне Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Р.Ш., татар теле укытучысы Маннапова Ф.Җ. белән берлектә “Син Тукайны беләсеңме?” дип исемләнгән, Татар халкының йөзек кашы булган шагыйребез Габдулла Тукайга багышлап  әдәби кичә үткәрделәр. Әлеге чара  укучыларның белемнәрен ачыклау, әсәрләренә мәхәббәт тәрбияләү, үзара дуслык мөнәсәбәтләре булдыру максатыннан, Олы Мишә урта мәктәбендә үткәрелде.  2 турда, ике командага бүленеп, сорау һәм җавап рәвешендә алып барылган әлеге кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International