«Безнең күңелләрдә син, Тукай!»

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

25 апрель көнне Теләче урта мәктәбендә район үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә 1-11 сыйныф укучылары арасында Г. Тукайның 131 еллыгы уңаеннан «Безнең күңелләрдә син, Тукай!» дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр бәйгесе уздырылды. Бәйгенең максаты шагыйрьнең иҗатын популярлаштырып кына калмыйча, укучыларда эстетик зәвык формалаштыру да иде. Иң яхшы шигырь сөйләүчеләр 26 апрель көнне район мәдәният йортында үтәчәк «Тукай – табигать сакчысы» дигән шигърият бәйрәмендә катнашу хокукы алдылар. Әлеге чара экология елы белән бәйле рәвештә үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International