Кичәнеӊ беренче өлешендә Г.Тукайныӊ тормыш юлына багышланган презентация күрсәтелде. Ә икенче өлештә укучылар “Тукай әкиятләренә нигезләнеп” дип исемләнгән әкиятне куйдылар. Китапханәдә куелган “Тукай шигъри кыябыз, тормышта рухи кыйблабыз" исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Кичәнеӊ ахыры Г.Тукайныӊ «Туган тел» җыры белән тәмамланды.
26 апрель көнне халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан Теләче мәдәният йортында үткәрелгән «Г. Тукай – табигать сакчысы» дип исемләнгән район конкурсының “Кул эшләре” номинациясендә катнашканы өчен, Мингазова Гузәл 1 нче дәрәҗә грамота белән бүләкләнә. (Җитәкчесе - Максабаш авылы китапханәчесе Мингазова Л.В.)
26 апрель көнне Яшел Үзән шәһәрендә Республиканың яшьләр эше һәм спорт министрлыгының “Татарстан республикасында ГТО кертү” темасына коллегия утырышы булып узды. Безнең районнан әлеге чарада балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге методисты – ГТО буенча куратор Д.Чернов һәм ГТО нормативларын алтын тамгага тапшырган Үзәк мәктәбе укучысы Рүзәл Муллахмәтов, Олы Мишә мәктәбе укучысы Динә Минһаҗева, Олы Нырсы мәктәбе укучылары Касыймова Айсылу һәм Рәдиф Галәветдиновлар катнашты. Утырыш нәтиҗәләре буенча, безнең районда ГТО буенча эш барышы мактауга лаек дип табылды.
Чираттагы китапханә гәҗитенең 2017 нче елда 3 нче саны дөнья күрде. Бу гәҗиттә - китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, кичәләр, кызыклы конкурслар яктыртылды.
С 2016 года у нас работает Закон РТ «О поддержке ЛПХ на территории РТ», закладывается и неплохая бюджетная поддержка ЛПХ, хотя мы стремимся к тому, чтобы товарные ЛПХ переходили в статус фермерских хозяйств. Тем более, несмотря на все меры поддержки, реального развития в этом секторе мы не видим, а по некоторым видам поголовья имеем даже тенденцию сокращения.
Сөекле шагыйребезнең әсәрләрен һәр татар баласы кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә, яттан белә. Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел булырга өнди. 26 апрель көнне Субаш авылы китапханәсендә "Безнең җанда Тукай яши икән - Яши шигырь, Туган тел" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды, һәм "Тукай яши - Тукай үлемсез" дигән альбом эшләнде.
Төп темаларның берсе булып экология булды. Бу акция уку буенча гына юнәлдерелмәде, ә үсеп килүче буынга экологик тәрбия кылу да булды. Китапханәче Петрова Лидия “төнге укучыларга” " Китапханә төне" акциясенең әһәмияте турында сөйләде һәм бу чраның программасы белән таныштырды. Кеше - үзе табигать кисәге, аңа һичшиксез табигать белән яшәргә кирәк. Укучылар өйләренә күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр, һәм яңадан шушындый кызыклы очрашулар көтеп калдылар.
Акциянең максаты әти-әниләрне балалар белән бердәм файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү, көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыюга этәрү һәм үсеп килүче яшь буын вәкилләрендә табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. Бу идеяне балалар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә да шундук хуплап алды. Бигрәк тә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары акциядә зур кызыксыну белән, бер-берсе белән ярыша–ярыша катнаштылар. Һәркемнең өендә актуальлеген югалткан китаплар, иске кәгазь каталоглар, күптән укылган матбугат басмалары хәйран күп булып чыкты. Нәтиҗәдә 685 кг күләмендә икенчел кәгазь чималы җыеп алынды.
25 нче апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә ,“Хезмәтне саклау” айлыгы кысаларында , өйрәтү эвакуациясе узды. Мәктәптә хезмәтне саклау буенча җаваплы Газизуллин Р.А. барлык укытучыларга, техник хезмәткәрләргә һәм укучыларга янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, һәрвакыт игътибарлы булырга кирәклеген искәртте.