Сөекле шагыйребезнең әсәрләрен һәр татар баласы кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә, яттан белә. Тукайның китаплары безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел булырга өнди. 26 апрель көнне Субаш авылы китапханәсендә "Безнең җанда Тукай яши икән - Яши шигырь, Туган тел" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләп куелды, һәм "Тукай яши - Тукай үлемсез" дигән альбом эшләнде.