25 нче апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә ,“Хезмәтне саклау” айлыгы кысаларында , өйрәтү эвакуациясе узды. Мәктәптә хезмәтне саклау буенча җаваплы Газизуллин Р.А. барлык укытучыларга, техник хезмәткәрләргә һәм укучыларга янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрде. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан, һәрвакыт игътибарлы булырга кирәклеген искәртте.