“Татарстан республикасында ГТО кертү”

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

26 апрель көнне Яшел Үзән шәһәрендә Республиканың яшьләр эше һәм спорт министрлыгының “Татарстан республикасында ГТО кертү” темасына коллегия утырышы булып узды. Безнең районнан әлеге чарада балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге методисты – ГТО буенча куратор Д.Чернов һәм ГТО нормативларын алтын тамгага тапшырган Үзәк мәктәбе укучысы Рүзәл Муллахмәтов, Олы Мишә мәктәбе укучысы Динә Минһаҗева, Олы Нырсы мәктәбе укучылары Касыймова Айсылу һәм Рәдиф Галәветдиновлар катнашты. Утырыш нәтиҗәләре буенча, безнең районда ГТО буенча эш барышы мактауга лаек дип табылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International