26 апреля в Ямбулатской сельской библиотеке прошла акция “Библионочь 2017”, посвященный поэту Габдулле Тукая. Библотекарь Гулия Шакурова рассказала детям о творчестве и жизни поэта.
26 нчы апрельдә Теләче урта мәктәбендә Габдулла Тукай туган көненә багышлап зур Шигырь бәйрәме үткәрелде. Җырлы – биюле бәйрәмдә укучылар Габдулла Тукайның яраткан шигырьләрен сөйләделәр. 6 нчы сыйныф укучылары “ Аулак өй” күренешен сәхнәләштерделәр. 11 нче сыйныф кызлары үзләренең яраткан җырларын җырладылар. Якупов Илсаф курайда уйнады. Бәйрәм “ Туган тел” җыры белән тәмамланды. Шигырь бәйрәме барлык катнашучылар күңелеңә дә ошады. Соңыннан Шигырь бәйрәме Теләче районы мәдәният йортында дәвам итте.
27 апрель көнне Алан авылы китапханәчесе Хисамиева Г.Ә. , Алан авылы балалар бакчасында “Без Тукай оныклары” дигән әдәби кичә үткәрде. Кичәдә балалар аның иҗаты һәм әкиятләре белән таныштылар.
В нем участвовали представители семи районов: Менделеевска, Нижнекамска, Елабуги, Мамадыша ,Лаишево ,Рыбная-Слобода и Тюлячи. Семинар провел Заместитель Премьер- министра Республики Татарстан - министр сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан Марат Готович Ахметов. Анализированы состояние животноводства и поставлены задачи на будущее. Своими мнениями и предложениями обменивались также Заместитель министра сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан по животноводству Н.Н.Хазипов, Глава Тюлячинского района И.Ф.Зарипов, генеральный директор ООО «Фортэкс» Р.А.Галямов и руководитель хозяйства ООО «АгроЛак» Ф.Ф.Гилязутдинов.
Шагыйрьгә 131 яшь тулу уңаеннан Алан авылы китапханәсендә “Мәңге яши Тукай безнең күңелләрдә” исемле тематик кичә үткәрелде һәм китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар шигырь конкурсында, викторинада бик теләп катнаштылар,Тукайның әсәрләрен укыдылар.
Шул уңайдан, 26 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә “Чернобыль хатирәләре” дип исемләнгән мәгълүмати почмак эшли башлады. Биредә Чернобыль авариясенең 31 еллыгына багышланган фотоматериаллар, үзенең күләме һәм фаҗигале нәтиҗәләре буенча дөнья тарихында иң зурысы булган һәлакәт турында мәгълүматлар урнаштырылды.
26 апрель көнне район балалар китапханәсе шагыйрьнең 131 еллыгы уңаеннан оештырылган “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” дигән исем астында узган шигырь бәйрәмендә актив катнашты. Әлеге чара мәдәният һәм ял паркында “Рәссамнар аллеясыннан” башланып китте. Биредә теләге булган һәркемгә дә Г. Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр ясап карарга мөмкин иде. Шунда ук аның шигъриятен яратучылар арасында кычкырып укулар оештырылды. Район мәдәният йорты фойесында “Тукай иленә сәяхәт”, балалар тарафыннан кулдан ясалган әйберләр күргәзмәсе һәм “Тукай – табигать сакчысы” китаплар күргәзмәләре куелды. Кичәнең төп өлеше тамашачылар залында үтте. Анда балалар төрле номерлар белән чыгыш ясадылар һәм алдан игълан ителгән бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.
Язгы шәфкатьлелек акциясе дәвамында, Алан авылы китапханәсе, “Ярдәм кулы сузыйк” дип исемләнгән адреслы акция оештырып, ярдәм кирәк булган гаиләләр өчен киемнәр, китаплар һәм уку кирәк-яраклары җыеп, аларны ияләренә тапшырды.
Г.Тукай- мәдәниятебезнең символы һәм үрнәге булып тора. Яраткан шагыйребезнең 131 еллыгына багышлап Айдар авыл китапханәсендә «Яшисең син даһи Тукаебыз, күңелләрнең иң-иң түрендә» исемле шигырь укучылар бәйгесе уздырылды, “Яши Тукай, яши халкын зурлап” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. «Тукай табигать сакчысы» исемле район конкурсына ике укучының эшләре- презентация һәм кулдан ясалган картина җибәрелде.
Әлеге традицион чарада Айдар авылы китапханәсе быел икенче елын катнашты. Быелгы акциянең темасы Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышланды. “Китапханә төне-2017 ”дә катнашучылар төрле яшьтә, төрле профессия кешеләре булсалар да, аларны бүген китап укуга һәм китапханәгә мәхәббәт берләштерде. “Китапханә төне яктысы” дип исемләнгән , китап укуга булышлык итүче программа китап укучыларга күтәренке кәеф, күңелле ял бүләк итте.
1) “Бушлай уку билеты аласың килсә - безнең китапханәгә рәхим ит!” - бердәм укучы билетлары тапшыру;
2) «Табигатькә мәдхия җырлыйм”- табигать турындагы шигырьләрдән шигъри коктейль;
3) «Чиксез серле, ымсындыргыч табигать» - авылыбыз табигатен яктырткан фотовернисаж;
4) «Тукай - табигать сакчысы» - библиокросс (теләгән һәркем Тукайның табигать темасына багышланган шигырьләрен сәнгатьле итеп, тизлеккә укыды)
5) “Айлы төндә шаулый китаплар”- буктрейлерлар күрсәтү. Яңа китаплар тәкъдим итү.