Әлеге традицион чарада Айдар авылы китапханәсе быел икенче елын катнашты. Быелгы акциянең темасы Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елына багышланды. “Китапханә төне-2017 ”дә катнашучылар төрле яшьтә, төрле профессия кешеләре булсалар да, аларны бүген китап укуга һәм китапханәгә мәхәббәт берләштерде. “Китапханә төне яктысы” дип исемләнгән , китап укуга булышлык итүче программа китап укучыларга күтәренке кәеф, күңелле ял бүләк итте.
1) “Бушлай уку билеты аласың килсә - безнең китапханәгә рәхим ит!” - бердәм укучы билетлары тапшыру;
2) «Табигатькә мәдхия җырлыйм”- табигать турындагы шигырьләрдән шигъри коктейль;
3) «Чиксез серле, ымсындыргыч табигать» - авылыбыз табигатен яктырткан фотовернисаж;
4) «Тукай - табигать сакчысы» - библиокросс (теләгән һәркем Тукайның табигать темасына багышланган шигырьләрен сәнгатьле итеп, тизлеккә укыды)
5) “Айлы төндә шаулый китаплар”- буктрейлерлар күрсәтү. Яңа китаплар тәкъдим итү.