26 апрель көнне район балалар китапханәсе шагыйрьнең 131 еллыгы уңаеннан оештырылган “Тукай яши безнең йөрәкләрдә” дигән исем астында узган шигырь бәйрәмендә актив катнашты. Әлеге чара мәдәният һәм ял паркында “Рәссамнар аллеясыннан” башланып китте. Биредә теләге булган һәркемгә дә Г. Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр ясап карарга мөмкин иде. Шунда ук аның шигъриятен яратучылар арасында кычкырып укулар оештырылды. Район мәдәният йорты фойесында “Тукай иленә сәяхәт”, балалар тарафыннан кулдан ясалган әйберләр күргәзмәсе һәм “Тукай – табигать сакчысы” китаплар күргәзмәләре куелды. Кичәнең төп өлеше тамашачылар залында үтте. Анда балалар төрле номерлар белән чыгыш ясадылар һәм алдан игълан ителгән бәйгеләрдә җиңүчеләргә бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.