Шигырь бәйрәме.

2017 елның 28 апреле, җомга

26  нчы  апрельдә  Теләче урта мәктәбендә Габдулла Тукай  туган  көненә багышлап зур Шигырь бәйрәме үткәрелде. Җырлы – биюле бәйрәмдә укучылар Габдулла Тукайның яраткан шигырьләрен сөйләделәр. 6 нчы сыйныф укучылары “ Аулак өй” күренешен сәхнәләштерделәр. 11 нче сыйныф кызлары үзләренең яраткан җырларын  җырладылар. Якупов Илсаф курайда  уйнады.  Бәйрәм “  Туган тел” җыры белән    тәмамланды. Шигырь бәйрәме барлык катнашучылар  күңелеңә дә ошады.  Соңыннан Шигырь бәйрәме  Теләче районы мәдәният йортында  дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International