Г.Тукай- мәдәниятебезнең символы һәм үрнәге булып тора. Яраткан шагыйребезнең 131 еллыгына багышлап Айдар авыл китапханәсендә «Яшисең син даһи Тукаебыз, күңелләрнең иң-иң түрендә» исемле шигырь укучылар бәйгесе уздырылды, “Яши Тукай, яши халкын зурлап” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. «Тукай табигать сакчысы» исемле район конкурсына ике укучының эшләре- презентация һәм кулдан ясалган картина җибәрелде.