“Макулатура тапшыр-агачны сакла”

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Акциянең максаты әти-әниләрне балалар белән бердәм файдалы эшчәнлеккә җәлеп итү, көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыюга этәрү һәм үсеп килүче яшь буын вәкилләрендә табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү. Бу идеяне балалар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә да шундук хуплап алды. Бигрәк тә зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары акциядә зур кызыксыну белән, бер-берсе белән ярыша–ярыша катнаштылар. Һәркемнең өендә актуальлеген югалткан китаплар, иске кәгазь каталоглар, күптән укылган матбугат басмалары хәйран күп булып чыкты. Нәтиҗәдә 685 кг күләмендә икенчел кәгазь чималы җыеп алынды. 

Хөрмәтле әти-әниләр,балалар, бакча хезмәткәрләре! Без сезгә “Макулатура тапшыр- агачны сакла” акциясендә актив катнашкан өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International