Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә, галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар шәхес Юрий Гагаринны искә алып, әңгәмә үткәрелде. Космоска очуга ул бар көчен, бөтен вакытын биреп бик нык хәзерләнә. Аның эзе Җирдә дә, галәмдә дә мәңгегә калды.
2017 елның 11 апрелендә «Батыр» спорткомплексында һәм Теләче мәктәбе спортзалында «Теләче» балалар спорт мәктәбе волейбол буенча 2003 елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмер егет һәм кызлар арасында район беренчелеген үткәрде.
Шул уңайдан, Айдар авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Йолдызларга юл” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Укучылар космоска беренче тапкыр дүртаяклы дусларыбызның сәяхәт кылуын, беренче очучы-космонавт Ю.А.Гагарин язмышы, аның галәмгә тәүге очуы булуын белделәр. Титов, Попович, Терешкова кебек космонавтлар белән таныштылар, презентация карадылар. Космонавт булу өчен ныклы сәламәтлек, чыдамлык, куркыныч ситуацияләрдә югалып калмый торган акыл кирәклеге турында мәгълүмат алдылар.
Китап укучылар хозурына Н.А. Мельниковның «Космопроходцы», «Загадки звездных островов», В. Дорофееваның «Сто лет восхождения», С. В. Звереваның «В мире солнечного света», «Стратегия освоения» һәм башка китаплар тәкъдим ителде. Бу көнне китапханәгә килгән китап укучылар, бу китапларны кызыксынып карадылар һәм танышу өчен өйләренә алдылар.
2017 елның 12 апреле көнне Башкарма комитетының актлар залында район Башлыгы И.Ф.Зарипов җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, ветеринария берләшмәсе җитәкчесе И.Р.Нуруллин, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, баш бухгалтерлары, баш экономистлары, зооветбелгечлэре катнашында 2017 елның 1 кварталында терлекчелек тармагы эшчэнлегенә анализ ясалды, киләчәккә планнар каралды.
Күргәзмә 2 өлештән тора - 1нче өлеше олылар, 2 нче өлеше балалар өчен. Китап укучыларыбыз күргәзмәдән бик теләп файдаланалар.
Бәйгедә китапханәчеләр дә катнашты. Баландыш авыл китапханәчесе Нәҗипова Миләүшә Хәбибрахман кызы "За особую творческую устремленность" дигән номинациядә җиңүче дипломына ия булды.
Укучылар 2 төркемгә (“Табигать дуслары”, “Яшеллек сакчылары”) бүленеп төрле биремнәрдә көч сынаштылар. Әлеге КВН укучыларда туган як табигатен ярату, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
9 апрель көнне Балтачта ООО “МДСУ-1” призына бадминтон буенча ачык турнир үткәрелде. Ярышта Баландыш төп мәктәбенең укучылары Заббаров А. һәм Шакирова А. катнашып, 2нче урынны яуладылар. Алар Грамота, медаль һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!