12нче апрель көнне Казан шәһәрендә “Россия династиясе” исемле фәнни- эзләнү конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булып узды. Бу чарада Баландыш төп мәктәбенең укучылары да бүләкләнде. 2нче сыйныф укучысы Мингазов Камил 2нче дәрәҗә Диплом, 1нче сыйныф укучысы Тимербаев Раил 3нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. Җитәкчеләре : Загидуллина А.Н. һәм Тимербаева Ф.М. Котлыйбыз!
Православ динен тотучы райондашларыбызны чын күңелдәнбәйрәм белән котлыйбыз.
Бу бәйрәм кешеләрдә Аллаһ мәрхәмәтенә өмет уята, яхшылык, гаделлек җиңәчәгенә ышаныч уята, мәхәббәт һәм яңаруны гәүдәләндерә. Пасха кылыначак гамәлләрнең ихлас булуына, кеше хәленә керә белү һәм ярдәм кулы сузарга, якыныңа эчкерсез булырга чакыра, җәмгыятьтә урнашкан климатны әхлакый яктан тәрбияли.
Изге бәйрәм һәр йортка бәхет һәм уңыш алып килсен, яхшы гамәлләр кылырга көч һәм дәрт өстәсен.
Уенның максаты: балаларда экологик культураны арттыру һәм ныгыту, табигатькә һәм әйләнә – тирә мохиткә карата кагыртучанлык һәм игътибарлы булу теләге барлыкка китерү. Мондый уеннар ярдәмендә балаларда командада уйный белү һәм бердәмлек хисләре формалаша. Әлеге чара кысаларында әйләнә – тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләүче һәм зиһенне арттыручы «Улыбка природы», «Экологический мультик» фильмнары күрсәтелде. Соңыннан мәдәният һәм ял паркына сәяхәткә чыктык. Биредә балалар өчен күңелле викторина үткәрелде.
Әлеге билет Республиканың барлык китапханәләрендә дә эшли һәм ул китап укучыларга бушлай бирелә. Моның өчен бары тик китапханәгә паспорт белән генә килү шарт.
Теләче үзәк китапханәсе дә яңа юнәлештә актив эш алып бара. Китапханә хезмәткәрләре китап укучыларны регистрация үткәреп, билетларын кулларына тапшыра.
12 апрель көнне Батыр спорткомплексында Теләче муниципаль районының волейбол буенча 2003 нче елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр-кызлар арасында ачык турниры узды. Әлеге турнирда барлыгы 4 егетләр, 4 кызлар командасы катнашты.
Әлеге күргәзмә 12 апрель көнне билгеләнеп үтүче Бөтендөнья космонавтика көненә багышланды. Укучылар Ю.А.Гагаринның тормыш юлы, хезмәт батырлыгы, космоска беренче очышлар тарихы турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук космонавтика көне турында шигырьләр белән дә танышылды.
Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә күргәзмә куелды. Укучыларны галәмгә очкан беренче очучы - космонавт Юрий Гагаринның тормыш юлы һәм хезмәт батырлыгы белән таныштырып, әңгәмә үткәрелде.
Күргәзмәгә шагыйрәнең күп кенә балалар китаплары куелды, китап укучыларыбыз аның иҗаты белән һәм китаплары белән якыннанрак таныштылар.
Әлеге чарада Шәтке авылы китапханәчесе Галимуллина Кәүсәрия Хәйретдин кызы да катнашты . Ул “Үзе сайлаган һөнәргә тугрылык” номинациясендә дипломга лаек булды.
1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты. Яз айларының уртасында Юрий Гагарин утырган “Восток” корабле галәмгә очып, 108 минуттан Җир шарын әйләнеп кайтты.
Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар шәхесне искә алмаган кеше юктыр. Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. Шул уңайдан Баландыш төп мәктәбендә “Космик класс сәгате” үткәрелде. Укучылар шулай ук “Гагарин белән 108 минут” исемле акциядэ катнаштылар.