Волейбол буенча ачык турнир узды

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

12 апрель көнне Батыр спорткомплексында Теләче муниципаль районының волейбол буенча 2003 нче елгы һәм аннан да яшьрәк егетләр-кызлар арасында ачык турниры узды. Әлеге турнирда барлыгы 4 егетләр, 4 кызлар командасы катнашты.

Гомуми нәтиҗәләр буенча:

Егетләр арасында:

1 – Күнгәр урта мәктәбе

2 – Казанбаш төп мәктәбе

3 – Әтнә урта мәктәбе

4 – Теләче җыелма командасы

Кызлар арасында:

1 – Кенәр урта мәктәбе

2 – Теләче 1

3 – Тимершык урта мәктәбе

4 – Теләче 2 командалары

Турнирның барлык җиңүчеләренә дә медаль һәм гамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International