13 нче апрель көнне Теләче балалар китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән «Без – табигать балалары» дигән уен – сәяхәт оештырылды.

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Уенның максаты: балаларда экологик культураны арттыру һәм ныгыту, табигатькә һәм әйләнә – тирә мохиткә карата кагыртучанлык һәм игътибарлы булу теләге барлыкка китерү. Мондый уеннар ярдәмендә балаларда командада уйный белү һәм бердәмлек хисләре формалаша. Әлеге чара кысаларында әйләнә – тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияләүче һәм  зиһенне арттыручы «Улыбка природы», «Экологический мультик» фильмнары күрсәтелде. Соңыннан мәдәният һәм ял паркына сәяхәткә чыктык. Биредә балалар өчен күңелле викторина үткәрелде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International