Әлеге күргәзмә 12 апрель көнне билгеләнеп үтүче Бөтендөнья космонавтика көненә багышланды. Укучылар Ю.А.Гагаринның тормыш юлы, хезмәт батырлыгы, космоска беренче очышлар тарихы турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук космонавтика көне турында шигырьләр белән дә танышылды.