2017 елның башыннан Татарстан Республикасы биләмәсендә бердәм китап укучы билеты кертелә башлады.

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Әлеге билет Республиканың барлык китапханәләрендә дә эшли һәм ул китап укучыларга бушлай бирелә. Моның өчен бары тик китапханәгә паспорт белән генә килү шарт.

Теләче үзәк китапханәсе дә яңа юнәлештә актив эш алып бара. Китапханә хезмәткәрләре китап укучыларны регистрация үткәреп, билетларын кулларына тапшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International