9-16 апрель көннәрендә мәгариф учреждениеләрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен финанс грамоталылыгы атнасы үтә. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә атналык кысаларында мастер- класслар, сыйныф сәгатьләре үткәрү планлаштырылды. Бүген 9 сыйныф җитәкчесе Арсланова И.М.”Гаилә бюджеты» темасына мастер- класс күрсәтте.
12 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә технология укытучыларының район семинары уздырылды. Семинарны мәгариф бүлеге методисты Габдрахманова Г.Н. ачып җибәрде. Семинарның темасы: “Технология дәресләрендә профориентация эше”. Район семинары кысаларында 11 сыйныфта “Һөнәр сайлау. Проект-эзләнү этабы” дигән темага ачык дәрес күрсәтелде. Аны түгәрәк өстәл алыштырды. Семинарда катнашучылар технология укытучысы И.М. Хисмәтуллинның эшчәнлеген югары бәяләделәр.
Икенче кече яшьтәге төркем балалары физкультура залында бүген космоска сәяхәт ясадылар. Зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары исә мультимедиа презентация ярдәмендә Юрий Алексеевич Гагарин, космонавтлар, Космос, космик ракеталар турында яңа белемнәр үзләштерде. Шулай ук үз белемнәрен төрле конкурс ярышларында сынатып та карадылар.Әлеге чара балаларда зур кызыксыну уятты.
Балалар белән “Кошлар - безнең якын дусларыбыз”- дигән танып белү сәгате үткәрелде. Балаларга кошларга оялар ясау серләрен, кошларга карата кайгыртучанлык, ярдәм итү теләге үяту, узара дуслык, татулык сыйфатларын үстерү кирәклеге аңлатылды.
5 апрельдән республикабызда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсы страт алды. 11 апрель көнне, безнең балалар бакчасына бәя бирү максатыннан, конкурс комиссиясе булып китте. Комиссиянең максаты: балалар бакчасы эшчәнлегендә УМКның чагылышы; балалар бакчасының белем һәм тәрбия белем бирү программасында милли компонентның чагылышы; ике дәүләт теленә өйрәтүдә әти-әниләр белән эшчәнлекне оештыру. Тәрбияче тарафыннан “Татарча сөйләшәбез” һәм “Туган телдә сөйләшәбез” УМКлары буенча шөгыль күрсәтелде. Шөгыль барышында балаларның материалны ни дәрәҗәдә белүләре тикшерелде. Педагогларның укыту- методик комплектларының эчтәлеген белү һәм бу өлкәдә эшчәнлек дәрәҗәсе каралды.
Без, сәламәт яшәү рәвеше алып барганда гына, физик һәм акыл үсешен ныгыта алабыз.
Укучыларны спорт ярышлары белән кызыксындыру, сәламәт яшәү рәвешен киң җәелдерү, ныклы коллектив туплау һәм дуслык хисләре тәрбияләү, ГТО нормаларын үтәүдә физик хәзерлекләрен күтәрү, мәктәпнең көчле командасын булдыру максатыннан Нырсы урта мәктәбендә “Кече Олимпия уеннары” үтәчәк . Бу ярышка Олы Мишә мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашачак. Бүгенге көндә алар шушы чарага әзерләнәләр.
Анда яшьләре чикләнмәгән мәктәп укучылары катнашты. Алар рәсемнәрдә безнең якка кайтып бала чыгарган кошларны сүрәтләделәр. Аңа кадәр, 31 март көнне сыерчыклар кайтуына яңа оялар ясап элгәннәр иде.