Менә көтеп алган яз җитте, җылы яктан кунакка кошлар кайтты. Безнең балалар бакчасы кошлар кайту уңаеннан “иң матур оя” исемле конкурс оештырды. Оста куллы этиләребез бик шатланып эшкә керештеләр, һәм тиз арада ул һәм кызларның булышлыклары белән берсеннән-берсе матур сыерчык оялары ясап алып килделәр. Ояларга нәтиҗә ясыйсы гына калды.
Тәрбияче балаларның сөйләм телен үстерү буенча төрле күнекмәләр куллана. Бүген режим моментында балалар «Шалкан» әкиятен рольләргә бүлеп уйнадылар. Әкиятләр уйнаганда балалар яңа сүзләрне өйрәнәләр, хәтердә калдыралар. Алар бер-берсе белән иркен аралаша, дуслык-татулык мөнәсәбәтләре ныгый.
11нче апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасында, балалар арасында юл һәлакәтләрен кисәтү, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, дәүләт бюджет учреждениесенең Саба бүлеге җитәкчесе Закиров Д.Р. катнашында ачык чаралар булып үтте. Юсупова Г.Ф. икенче нәниләр төркеме балалары белән “Транспорт төрләре” темасына ачык шөгыль, ә зурлар төркеме балалары белән Закирова А.Х. КВН үткәрде. Ачык чараларны караганнан соң, Закиров Д.Р. балалар белән юл йөрү кагыйдәләре буенча практик әңгәмә үткәрде, мультфильмнар күрсәтте һәм балаларга бүләкләр өләште.
6 апрель көнне Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары Нигматзянова Ландыш Илсур кызы, Касимова Ләйлә Әхәт кызы, Галимзянова Фәния Габделхак кызы, Заһидуллина Роза Тимерхан кызы, Баширова Нурия Илдус кызы, Валиева Альбина Дамир кызы, Сахабиева Люция Заһит кызы һәм методист Гараева Рушания Ринат кызы Казан шәһәренең Культура институтында “Регионыбызда сәнгать- укыту процессын бердәм итеп формалаштыру” исеме астында узган, түгәрәк өстәлдә катнашып кайттылар .
4 апрель көнне өстәмә белем бирү педагоглары Баева Зилә Рафаил кызы һәм Шаипова Раъно Исам кызы “Укучыларны тәрбияләүнең сәнгать юнәлешндәге түгәрәкләрендә яңа педагогик технологияләр” дип исемләнгән Республика күләм эшлекле семинарда булып кайттылар.
Бәйрәм барышында балалар «Карга» белән берлектә татар халкының уеннарын, җырыларын башкардылар, табышмак, сынамышларын искә төшерделәр; язның беренче хәбәрчеләре- кара каргаларны каршыладылар. Бәйрәм азагында барлык төркем балалары тәмле “карга боткасы” белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
Бүген Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә Космонавтика көненә багышланган класс сәгатьләре үтте. Укучылар беренче очучы-космонавт Ю.А.Гагарин язмышы һәм аның космоска тәүге очуы белән таныштылар, презентация һәм видеороликлар карадылар.
8-9 апрель көннәрендә Аксубайда Бадминтон буенча “Татарстан өметләре” исемле ярыш булып узды. Бу ярышта Баландыш төп мәктәбенең укучылары да катнашты. 2006-2007нче елгы кызлар арасында 3нче сыйныф укучысы Мубаракшина Ч. 5нче урынны яулады һәм Диплом белән бүләкләнде. Тренерлары- Заббаров А.Ф. Яшь бадминтонистларга алдагы этапта да уңышлар телибез!
9 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә Йолдыз Шәрәпованың 55 яшьлегенә багышлап төзелгән "Шагыйрә бишегенә сәяхәт" исемле күргәзмәгә аның иҗатын яраткан балалар белән бергәләп сәяхәт кылдык. Укучыларыбыз аның йөгерек тел белән язылган шигырьләрен кычкырып укыдылар. Үзара фикер алыштылар.
Киңәшмәдә мәдәният бүлеге җитәкчесе Даут Иксанов чыгыш ясады. Киңәшмәдә I кварталга нәтиҗәләр ясалды. Район методисты Зульфия Ибрагимова хокук бозуларны кисәтү буенча уздырылган тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды.
Шулай ук киңәшмәдә район мәдәният йорты директоры Ф.М. Нагимова, район китапханэсе методисты Р.В. Фасхиева, балалар китапханәсе мөдире Л.М. Закировалар чыгыш ясады.