ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елнын беренче кварталында, авыл хужалыгы идарэсе тарафыннан, хужалыклардан жыеп алынган мэгълуматлар нигезендэ, 1 сыердан  сот саву буенча беренче урында «Агролак» ЖЧЖ  тора, ул  1 сыердан  1 кварталга 2229 кг сот савып алган, икенче урында «Алан» ЖЧЖ, анын 1 сыердан  сауган соте  1619 кг, оченче урында «Тан» ЖЧЖ , 1 сыердан савылган соте  1513 килограммны  тэшкил итэ . Район буенча бу курсэткеч  1267 кг.

Әлеге чараның максаты – укчыларны сәламәтлекнең тормышта иң кирәкле, мөһим шарт икәнлегенә төшендерү, актив танып – белү эшчәнлегенә җәлеп итү, үз фикерләрен әйтә, башкаларны тыңлый белергә өйрәтү, Теләче районыннан чыккан спортчылар белән горурлану хисләре тудыру. Укучылар ике командага бүленеп төрле биремнәрдә көч сынаштылар.

    5 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Теләче Агро»ның  Айдар хәм М.Джалиль бүлекчәләрендә тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

    Әзерлекне тикшерүдә авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе-Р.Х.Низамутдинов,  үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек  итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.

Министерство сельского хозяйства и продовольствия РТ объявляет о проведении конкурсного отбора крестьянских (фермерских) хозяйств – участников ведомственной программы «Развитие семейных животноводческих ферм на базе крестьянских (фермерских) хозяйств в Республике Татарстан на 2017 – 2020 годы».

5 нче апрель көнне Балыклы башлангыч гомумбелем бирү мәктәбендә ”Сәламәтлек - зур байлык”дигән темага сыйныф сәгате үтте. Дәрестә укучыларга дөрес тукланмау, көндәлек режимны сакламау, гигиена таләпләрен үтәмәү, аз хәрәкәтләнү һәм зарарлы гадәтләр турында сөйләнде. Укучылар үзләре дә бик актив булдылар: сәламәтлек турындагы мәкальләрнең ахырын әйтеп бетерделәр, уеннарда катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр. “Сәламәтлек – безнең иң зур байлыгыбыз, аны сакларга кирәк”, - дигән нәтиҗәгә килделәр.

4 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Теләче Агро»ның Олы Мишә бүлекчәсендә тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

     Техниканы карауга барлыгы 14 трактор, 5 арба әзерләнеп куелган иде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Тракторларның әзерлеген тикшерү вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.

4 апрель көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә «Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән  кошлар көненә карата «Кошлар безнең дусларыбыз» дип исемләнгән тематик сәгать үтте.  Укучылар китапханәче биргән табышмакларга җаваплар таптылар, кошлар турында презентация карадылар. Китапханәдә куелган “Кошлар яшеллек сакчылары” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Кичә ахырында иң матур кош рәсеме ясаучы укучылар билгеләнде.

2 апрель балалар китабы көне уңаеннан “Балалар китабы - сихри бер дөнья”  дип исемләнгән - әдәби сәгать үткәрде. Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле .  Китапханәче Г.Х. Андерсенның балачагы, иҗаты белән һәм балалар китабының тарихы белән таныштырды, укучылар  Г.Х.Андерсенның әкиятләрен кычкырып укыдылар

Кошлар - безнең балачак дусларыбыз. Алар һәр елны безгә яз алып киләләр, алардан башка табигатьнең матурлыгы да тулы булмас иде! Уен барышында кошлар турында шигырьләр, хикәяләр укылды, рәсемнәр ясалды, Кызыл китапка кертелгән кошларның исемнәре аталды, табышмаклар чишелде.Уен ахырында балалар баллы тәм - томнардан авыз иттеләр.

Алар балаларга прививка "манту" ясадылар. “Саләмәтлек” темасына әңгәмә үткәрде. Балалар Рәмзия, Илсөяр апаларын зур кызыксыну белән тыңладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International