«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздыра.
5 нче апрель көнне, халкыбызның милли бәйрәмнәренә, әйләнә-тирә табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан, Теләче 2нче балалар бакчасында иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе “Карга боткасы” уздырылды. Бәйрәм барышында балалар бабай, әби һәм түти белән берлектә татар халкының уеннарын, җырыларын башкардылар, табышмак, сынамышларын искә төшерделәр; язның беренче хәбәрчеләре - кара каргаларны каршыладылар. Бәйрәм азагында барлык төркем балалары тәмле “карга боткасы” белән сыйландылар. Бәйрәм бик күңелле узды.
2017 елның 6 апрель көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, “Тату гаилә” клубы кысаларына таянып, үзләрендә исәптә торган авыр тормышлы гаиләләрдәге ата-аналар белән чираттыгы дәресләрен үткәрделәр.
Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балалар кулдан эшләнгән дидактик уеннарны яратып уйныйлар. Әлеге уеннар аларга татар телендә һәм рус телендә узара дөрес итеп аралашырга, диалог төзергә ярдәм итә. Бүген белем бирү эшчәнлегендә балалар К. Чуковскийның «Чудо-дерево» дигән әсәре белән таныштылар, шөгель җанлы рәвештә үтте.
Бу конкурста безнен гармунчы егетләребез ел саен катнашып киләләр. Быел да Теләче сәнгать мәктәбенә йөрүче Шәдке авылыннан өч бертуган егетебез Мухаметхановлар, очеседә призлы урыннар алып кайттылар. Мухаметханов Айбулат 1нче дәрәҗә лауреат, Мухаметханов Айсаф 2нче дәрәҗә лауреат һәм Мухаметханов Альмир 3нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Егетләребез Теләчебездә үткән барлык чараларда да актив катнашалар, киләчәктә дә аларга уңышлар теләп калабыз.
Казаклар авылы китапханәсендә “Без китап укырга яратабыз!” акциясе игълан ителде. Әлеге акциянең төп бурычы – китап укчыларның санын арттыру, балаларны китапханәгә тарту, китап укуга җәлеп итү.
5 апрель көнне Теләче Үзәк китапханәсенең уку залында танылган язучыларыбы - Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Гәрәй Рәхим, язучы, Татарстанның, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Маликова, “Бәллүр каләм” конкурсы дипломанты, Кол Гали исемендәге Халыкара премия иясе Булат Хәмидуллин һәм милли китапханәдән килгән хезмәткәрләр белән очрашу булып узды. Шулай ук әлеге очрашуда Теләче муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шәйдуллин Альфред Рашитович, китапханәчеләр, балалар иҗат үзәге хезмәткәрләредә катнаштылар. Очрашу барышында милли китапханәгә багышланган фильм күрсәтелде, шагыйрьләребез чыгыш ясадылар. Ахырдан Гәрәй Рәхим шигырьләре укылды, изге теләкләр яңгырады.
Бу конкурста безнең мәктәптән укучылар актив катнаштылар һәм призлы урыннар түбәндәге номинацияләрдә яуладылар: нәфис сүз –Имамиева М. 3 урын; Камалиева Р. 3 урын; вокал – Камалиева Р. 3 урын, Камалиева И. 3 урын; стенгазета 1 урын. Укучылрны бу җиңүләре белән котлыйбыз.
Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында 2017 елгы язгы-кыр эшләрен уздыруга әзерләнү буенча комиссия тикшерү, конкурс булып узачак. Чараны үткәрү максаты - авыл хуҗалыгы оешмаларының язгы чәчү кампаниясенә әзерлек дәрәҗәсен арттыру.
2017 елнын 1 кварталында, авыл хужалыгы идарэсе тарафыннан, хужалыклардан жыеп алынган мэгълуматлар шуны курсэтэ, могезле эре терлектэн ит житештеру буенча беренче урында «Алан» ЖЧЖ тора, ул 1 баш яшь терлеккэ ел буена 61,4 кг ит житештергэн, икенче урында «Тан» ЖЧЖ, анын 1 баш яшь терлеккэ житештергэн ите 55,9 кг, оченче урында «Игенче» ЖЧЖ , 1 баш яшь терлеккэ 54,0 килограмм ит житештергэн. Район буенча бу курсэткеч 51,0 кг.