Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында 2017 елгы язгы-кыр эшләрен уздыруга әзерләнү буенча комиссия тикшерү, конкурс булып узачак. Чараны үткәрү максаты - авыл хуҗалыгы оешмаларының язгы чәчү кампаниясенә әзерлек дәрәҗәсен арттыру.
Тикшерүдә Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек министрлыгының механизация хәм игенчелек бүлегеннән, Татарстан Республикасы үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсеннән шулай ук, Авыл хуҗалыгы хәм азык-төлек идарәсеннән хәм хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашачак.
Комиссияләрнең бурычлары арасында – техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген, хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен, үсемлекчелекне яклау чаралары үтәлүен, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыруның сыйфатын билгеләү торачак (комиссиягә барлык төр әзер агрегатлар күрсәтелергә тиеш).
Техника әзерлегенең торышын билгеләү ремонтланган һәр техника буенча техника таләпләре нигезендә башкарыла. Тракторларга сезонлы техник хезмәт күрсәтелгән, аларның техник төзеклеге тикшерелгән, тышкы яклары шулай ук тәртипкә китерелгән булырга тиеш.