ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

2017 елның 7 апрель көнендә “Родник” халыкка социаль хезмәт  күрсәтү  комплекслы үзәге белгечләре график нигезендә консультатив көн белән Олы Мишә авылы җирлегенә чыктылар. Алар төрле категориядән булган гаиләләргә  социаль проблемаларны чишүдә  хезмәт күрсәттеләр.

   Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә  Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 20,6 кг. туры килә, Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 11992 кг. 1 сыерга 19,3 кг. туры килэ, ОПХ Ленина хуҗалыгының Сауш бүлекчәсе 1 сыерга 18,7 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч  15,2 кг.

2016 елның 11 апрелендә  (предписание № 55/1/14 ) булган тикшерүдәге кимчелекләрнең барысыда  эшләнде, сайтка отчеты куелды.

     Тикшерүдән соң, Ленар Марселевич балалар белән мавыктыргыч  әңгәмә уздырды. Ул үзенең чыгышында янгын куркынычсызлыгын булдырмау өчен нинди кагыйдәләрне төгәл белергә кирәклекне аңлатты.  Балаларга гади генә сүзләр белән аңлатылган әйберләр бик нык тәэсир итте, алар үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр.  Балалар чыннан да, янгынның бик куркыныч булуын, килеп чыккан очракта бик сак булырга һәм өлкәннәргә хәбәр итәргә кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр. Янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмәдә бакча хезмәткәрләре дә катнашты. Алар инструктажлар  белән  кабаттан танышып, имзаларын куйдылар.

Бүген мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары һәм ата – аналар комитеты “Дус сыйныф серләре” республика конкурсының район этабында катнаштылар.  Алар “Визит карточкасы” конкурсында матур шигырьләр, җырлар белән үзләре белән таныштырдылар, «Гаилә клублары” дип аталган проект эше белән чыгыш ясадылар. Балаларның һәм әти – әниләрнең чыгышы жюри членнарында бик яхшы тәэсирләр калдырды. Шулай ук класс  тормышына багышланган стенд, укучылар портфолиоларыннан күргәзмә, фоторәсемнәрдән альбом да тәкъдим ителде.  Конкурста катнашкан барлык укучыларыбызга һәм аларның әти – әниләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

2017 елнын 1 кварталында, крестьян-фермер хужалыкларыннан жыеп алынган мэгълумат нигезендэ, 1 сыердан  сот саву буенча беренче урында КФХ Гиниятуллина Айсинэ Самат кызы тора, ул  1 сыердан  ел буена 1738 кг сот савып алган, икенче урында КФХ Сэлэхиев Рафик Мансур улы, анын 1 сыердан  сауган соте  1709 кг, оченче урында КФХ Шарипов Рафис Габдулла улы, 1 сыердан савылган соте  1667 килограммны  тэшкил итэ . Район буенча бу курсэткеч  1267 кг.

5 апрель көнне, “Татар чәйләве –дуслык, туганлык учагы”дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәгә татар халкының милли камыр ризыклары куелды. Татар халкы тырыш, кунакчыл халык. Алар  өчпочмак, пәрәмәч, май кабартмасы, вак бәлеш,чәк-чәк һәм башка төр ризыкларны бик теләп пешерәләр.

Күргәзмә китап укучыларда зур кызыксыну уятты. Һәрбер китап укучы сәламәтлекне саклау һәм аны ныгытуга кагылышлы сорауларга җавап тапты. Биредә сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану законнары, организмны чистарту кагыйдәләре, төрле авырулардан соң организмны тернәкләндерү, сәламәт яшәү рәвеше гадәтләрен формалаштыру схемаларын ачып биргән әдәбият тәкъдим ителде.

Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен киңәйтү, балаларда урамда, юлда үз-үзләрен дөрес тоту, бер-берсенә игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү максатыннан бүген, тәрбиячебез Назмутдинова Гөлнара Гайсовна балалар белән "Юл билгеләре" дигән темага багышланган дәрес үткәрде. Бергәләшеп презентация карадылар, уеннар уйнадылар.  Бу чарада  ЮХИДИ хезмәткәре Закиров Динар Рамил улы катнашты. Балаларга юл йөрү кагыйдәләре төшендерү буенча практик эшчәнлек алып барды, очрашу истәлекле фотога төшү, балаларга буклетлар тарату белән тәмамланды.Эшчәнлек бик кызыклы һәм эчтәлекле булды.

6 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Теләче Агро»ның Үзәк  хәм Сауш бүлекчәләрендә тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.

    Үзәк бүлекчәсендә техниканы карауга барлыгы 18 трактор, 5 арба, Сауш  бүлекчәсендә 16 трактор, 5 арба әзерләнеп куелган иде. Тракторлар техник үлчәү приборлары белән тикшерелде. Тракторларның әзерлеген тикшерү  вакытында, механизатор белән тәэмин ителүве, аларның тракторист - машинист таныклыгы булувы, тракторларның хәм арбаларның учетта торган документлары барлыгы тикшерелде.

    Техникага куелган таләпләр хәм шулай ук, техник хәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлүвенә аеруча зур игътибар бирелде.    Хәрбер трактор янгын сүндерү җайланмалары белән (огнетушительләр) хәм  шулай ук аптечкалар белән тәэмин ителгән.


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Озакламый күңелләребезне сөендереп җылы яклардан канатлы дусларыбыз да кайтып җитәр... Бу матур, җанлы күренеш, әлбәттә, күбрәк нәни дусларыбыз - балалар өчен сөенеч. Мөгаен баланы, никадәр табигатькә якын итеп тәрбияләсәң, аның күңелендә матур хис кичерешләр уяна, мәрхәмәтлелек орлыклары салына. Бу тәрбия орлыклары, әлбәттә, иң беренче гаиләдә салына. Бу уңайдан, безнең бакчабыз әти-әниләре бик игътибарлы. Бакчабыз коллективына, балаларга карата хөрмәтләре зур, һәрдаим бакчабыз тарафыннан үткәрелгән конкурсларда, кичәләрдә активлыкларын күрсәтәләр. Әтиләребез ясаган сыерчык ояларына исең китәрлек!!! Кайтыгыз гына кошкайлар, без сезне түземсезлек белән көтәбез!  Кайтыр юлларыгыз имин, авырлыксыз үтсен!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International