ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

 7 апрель көнне “Батыр” спорт комплексында “Теләче” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 2001нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында РСФСРның спорт остасы Сәгыйт Гыйниятуллин призына көрәш буенча 23 тапкыр район беренчелеген үздырды. Әлеге ярышта Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең укучылары  катнашты һәм призлы урыннар яулады: 5 сыйныф укучысы Дәүләтшин Марсел  - 2 урын, Гаязетдинов Рәсүл 1 - урын.  Укучыларны котлыйбыз. 

7 апрельдә Казан шәһәренең 81нче мәктәбендә яшьләрнең XV регионара Каюм Насыри исемендәге  фәнни-эзләнү укулары булды. Олы Мишә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Шакурова Фирүзә җитәкчесе география укытучысы Муллахметова Р.Э. белән “ География ” секциясендә уңышлы чыгыш ясап, өченче призлы урын алдылар.

7 апрель көнне Теләче урта мәктәбендә 9 – 10 нчы   сыйныф укучылары өчен  «Монополиягә  каршы  Федераль хезмәтнең эшчәнлеге » темасына ачык дәрес  үтте. Хәзерге вакытта актуаль мәсьәләләргә  багышланган дәресне  М.М. Ибрагимов  үткәрде. Ачык  дәрес бик нәтиҗәле һәм кызыклы үтте.

6 нчы апрель көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Үзәк урта мәктәбендә “ Тату сыйныф серләре” республика конкурсының район  этабында катнаштылар.  Әти – әниләр белән берлектә үткән бу ярышта  укучыларыбыз бик  матур чыгыш ясап 2 нче урынны яуладылар. Конкурста катнашкан барлык укучыларыбызга һәм аларның әти – әниләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Әңгәмә барышында, «Почемучки» клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән суның әһәмияте турында сүз алып барылды. Китапханәче суның өйләргә үтеп кергәнче нинди юллар  аша үтүе турында тәфсилләп сөйләде. Н.А. Рыжовның  «Жила была река» исемле әкиятен сөйләп үтте. Соңыннан исә кешеләргә һәм суга зыян салмыйча, су белән ничек кулланырга кирәклеге турында әйтеп узды.

Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. 7   апрель көнне Иске Җөри  авылы китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, сәламәт яшәү рәвешен, спорт, дөрес туклануны яктырткан китаплардан, информацион материаллардан торган “Сәламәт яшәү сере” дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Әлеге күргәзмәдә сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану серләренә төшенү турындагы китаплар урын алды. Әлеге күргәзмә китапханәгә килгән һәр укучыда зур кызыксыну  уятты.

Сәламәтлек –ул кешегә табигать биргән иң зур байлык. Бу көн   сәламәтлекнең кеше тормышындагы ролен  һәм аны ничек сакларга икәнен аңлату өчен билгеләп үтелә.Алан авылы китапханәсендә,сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне булдырмауны өйрәтү максатыннан,”Сәламәт тәндә -сәламәт акыл” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

2017 нче елның 7 апрелендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 2001нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында РСФСРның спорт остасы Сәгыйт Гыйниятуллин призына  көрәш буенча 23 тапкыр район беренчелеген уздырды. Быелгы бәйгенең бер үзенчәлеге шунда иде. Килгән кунаклар  2001 нче елгы һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында билбау көрәшен да карап хозурлана алды.

Чараның максаты – әкият геройлары турындагы белгәннәрне ныгыту, балаларны китап укырга тарту, китапка сак караш тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International