Әңгәмә барышында, «Почемучки» клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән суның әһәмияте турында сүз алып барылды. Китапханәче суның өйләргә үтеп кергәнче нинди юллар аша үтүе турында тәфсилләп сөйләде. Н.А. Рыжовның «Жила была река» исемле әкиятен сөйләп үтте. Соңыннан исә кешеләргә һәм суга зыян салмыйча, су белән ничек кулланырга кирәклеге турында әйтеп узды.