“Сәламәтлек – иң зур байлык” диләр.

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. 7   апрель көнне Иске Җөри  авылы китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, сәламәт яшәү рәвешен, спорт, дөрес туклануны яктырткан китаплардан, информацион материаллардан торган “Сәламәт яшәү сере” дип исемләнгән күргәзмә төзелде. Әлеге күргәзмәдә сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәү рәвешен алып бару, дөрес туклану серләренә төшенү турындагы китаплар урын алды. Әлеге күргәзмә китапханәгә килгән һәр укучыда зур кызыксыну  уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International