Көрәш

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

2017 нче елның 7 апрелендә «Батыр» спорткомплексында «Теләче» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 2001нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында РСФСРның спорт остасы Сәгыйт Гыйниятуллин призына  көрәш буенча 23 тапкыр район беренчелеген уздырды. Быелгы бәйгенең бер үзенчәлеге шунда иде. Килгән кунаклар  2001 нче елгы һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында билбау көрәшен да карап хозурлана алды.

Барлыгы 8  мәктәптән 124 укучы катнашты.

Гомумкоманда урыннары:

1 урын- Олы Мәтәскә

2 урын- Олы Нырсы

3 урын- Теләче

4 урын-Баландыш

5 урын-Иске Җөри

6 урын-Олы Мишә

7 урын-Шәтке

8 урын-Югары Кибәхуҗа командалары

Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, грамоталар һәм медальләр, командаларга грамоталар һәм кубоклар тапшырылды.                      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International