"Дус сыйныф серләре"

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Бүген мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары һәм ата – аналар комитеты “Дус сыйныф серләре” республика конкурсының район этабында катнаштылар.  Алар “Визит карточкасы” конкурсында матур шигырьләр, җырлар белән үзләре белән таныштырдылар, «Гаилә клублары” дип аталган проект эше белән чыгыш ясадылар. Балаларның һәм әти – әниләрнең чыгышы жюри членнарында бик яхшы тәэсирләр калдырды. Шулай ук класс  тормышына багышланган стенд, укучылар портфолиоларыннан күргәзмә, фоторәсемнәрдән альбом да тәкъдим ителде.  Конкурста катнашкан барлык укучыларыбызга һәм аларның әти – әниләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International