Бүген Лесной балалар бакчасына ГТХ министрлыгының Теләче бүлеге өлкән инспекторы Тимерханов Ленар Марселевич чираттан тыш тикшерүгә килде.

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

2016 елның 11 апрелендә  (предписание № 55/1/14 ) булган тикшерүдәге кимчелекләрнең барысыда  эшләнде, сайтка отчеты куелды.

     Тикшерүдән соң, Ленар Марселевич балалар белән мавыктыргыч  әңгәмә уздырды. Ул үзенең чыгышында янгын куркынычсызлыгын булдырмау өчен нинди кагыйдәләрне төгәл белергә кирәклекне аңлатты.  Балаларга гади генә сүзләр белән аңлатылган әйберләр бик нык тәэсир итте, алар үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр.  Балалар чыннан да, янгынның бик куркыныч булуын, килеп чыккан очракта бик сак булырга һәм өлкәннәргә хәбәр итәргә кирәклеген тагын бер кат искә төшерделәр. Янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмәдә бакча хезмәткәрләре дә катнашты. Алар инструктажлар  белән  кабаттан танышып, имзаларын куйдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International