6 нчы апрель көнне, Бөтендөнья Сәламатлек көне алдыннан, Теләче балалар китапханәсендә «Если хочешь быть здоров!» дигән китап күргәзмәсе төзелде һәм аңа күзәтү үткәрелде.

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

Күргәзмә китап укучыларда зур кызыксыну уятты. Һәрбер китап укучы сәламәтлекне саклау һәм аны ныгытуга кагылышлы сорауларга җавап тапты. Биредә сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану законнары, организмны чистарту кагыйдәләре, төрле авырулардан соң организмны тернәкләндерү, сәламәт яшәү рәвеше гадәтләрен формалаштыру схемаларын ачып биргән әдәбият тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International