Табигатебезгә әкрен генә ямьле яз килә.

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Озакламый күңелләребезне сөендереп җылы яклардан канатлы дусларыбыз да кайтып җитәр... Бу матур, җанлы күренеш, әлбәттә, күбрәк нәни дусларыбыз - балалар өчен сөенеч. Мөгаен баланы, никадәр табигатькә якын итеп тәрбияләсәң, аның күңелендә матур хис кичерешләр уяна, мәрхәмәтлелек орлыклары салына. Бу тәрбия орлыклары, әлбәттә, иң беренче гаиләдә салына. Бу уңайдан, безнең бакчабыз әти-әниләре бик игътибарлы. Бакчабыз коллективына, балаларга карата хөрмәтләре зур, һәрдаим бакчабыз тарафыннан үткәрелгән конкурсларда, кичәләрдә активлыкларын күрсәтәләр. Әтиләребез ясаган сыерчык ояларына исең китәрлек!!! Кайтыгыз гына кошкайлар, без сезне түземсезлек белән көтәбез!  Кайтыр юлларыгыз имин, авырлыксыз үтсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International