Очрашу

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

5 апрель  көнне Теләче Үзәк китапханәсенең уку залында  танылган язучыларыбы - Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Гәрәй Рәхим, язучы, Татарстанның, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдинә Маликова, “Бәллүр каләм” конкурсы дипломанты, Кол Гали исемендәге Халыкара премия иясе Булат Хәмидуллин һәм милли китапханәдән килгән хезмәткәрләр белән очрашу булып узды. Шулай ук әлеге очрашуда Теләче муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шәйдуллин Альфред Рашитович, китапханәчеләр, балалар иҗат үзәге хезмәткәрләредә катнаштылар. Очрашу барышында милли китапханәгә багышланган фильм күрсәтелде, шагыйрьләребез чыгыш ясадылар. Ахырдан Гәрәй Рәхим шигырьләре укылды, изге теләкләр яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International