«2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, яшь язучыларны таныту максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге белән берлектә татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесен уздыра.
Бәйгенең зона туры 3 апрельдә Арчаның педагогик көллиятендә үткәрелде. Анда Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Әхмәтҗанова Алия дә катнашып, үзе иҗат иткән әсәрне яттан сөйләде. Укучының остазы- татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәхмәтуллина А.Ә. Комиссия составындагы язучыларыбыз Рифә Рахман, Ләбиб Лерон, Васыйл Гарифуллин укучыларга әдәбият өлкәсенә кагылышлы сораулар бирделәр. Бөтенроссия бәйгесенең нәтиҗәләрен көтәбез.