Бу конкурста безнен гармунчы егетләребез ел саен катнашып киләләр. Быел да Теләче сәнгать мәктәбенә йөрүче Шәдке авылыннан өч бертуган егетебез Мухаметхановлар, очеседә призлы урыннар алып кайттылар. Мухаметханов Айбулат 1нче дәрәҗә лауреат, Мухаметханов Айсаф 2нче дәрәҗә лауреат һәм Мухаметханов Альмир 3нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Егетләребез Теләчебездә үткән барлык чараларда да актив катнашалар, киләчәктә дә аларга уңышлар теләп калабыз.