Балалар өчен төрле кызыклы әкиятләр, хикәяләр укылды. Алар үзләрен кызыксындырган төрле сорауларга җаваплар таптылар. Чара барышында “Шалкан”, “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерделәр. Бу чарадан балалар бик канәгать калдылар.
Әлеге эшне без балалар белән ел саен оештырабыз. Теләсә нинди хезмәт тырышлык, киеренкелек сорый, шул ук вакытта шатлык һәм файда китерүен балалар белеп һәм аңлап үсәргә тиеш. Бүгенге «остаханәдә» балалар китапның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, китапларны тәртипкә китереп, киләчәктә үзләренә китап белән бәйле эшчәнлек сайлаганда кирәк булган практик күнекмә алдылар.
Теләче 2нче балалар бакчасында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм әйлән-тирә мөхитне саклауга әти-әниләрне җәлеп итү максатыннан, “Шаян сыерчыкка оя!” исемле акция үткәрелде. Без әти-әниләргә сыерчыклар өчен уңайлы оялар ясарга тәгъдим иттек, чөнки сыерчыклар балалар бакчасына якын тирәдә ояласалар, аларны күзәтү балаларга уңайлырак була. Әти-әниләр безнең үтенечләрне истә тотып, берсеннән-берсе матур сыерчык оялары ясап алып килделәр , аларны хезмәткәрләр балалар бакчасы тирәсендәге агачларга элеп чыктылар. Балалар түземсезлек белән сыерчыклар очып килеп, бу ояларга урнашуларын күзәтә башладылар.
Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә “Ахирәтләр” китапханәгә җыела. Бу берләшмә халкыбызның милли йолаларын кире кайтару, гореф гадәтләрен балаларга тапшыру өстендә эшли. Шулай ук киңәш – табыш, сәламәтлек темалары да читтә калмый. Китапханәгә килгән газет – җурналлар, китаплар белән дә даими танышып барабыз. Күңелле әңгәмәләр корабыз. Бергәләп кул эшләре эшлибез. Бүгенге очрашуыбызда берләшмә әгъзасы Язилә Гөбәйдуллинаның туган көнен билгеләп үттек.
Провели беседу о сказках. Дети рассказывали любимые сказки, смотрели сказочные книги.
Балалар үзебезнең туган якка әйләнеп кайткан кошларны бик тырышып ясадылар.
Балаларга китапның килеп чыгышы, төзелеше, кеше тормышындагы урыны турында сөйләнелде. Һәм китапларга багышланган презентацияләр күрсәтелде.
3 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Теләче Агро» СХТ территориясында тракторларга дәүләт техник карау уздырылды, шулай ук авыл хуҗалыгы машиналарын язгы-кыр эшләренә әзерлеге тикшерелде.
Әзерлекне тикшерүдә үзйөрешле машиналар хәм техниканың башка төрләренә техник торышына күзәтчелек итү идарәсе җитәкчесе-Х.Х.Назиров, авыл хуҗалыгы идарәсенең маркетинг-җитештерү бүлеге җитәкчесе-И.Р.Баев, хуҗалык җитәкчесе хәм белгечләре катнашты.
Кошлар темасына чыгышлар ясалып, викторина үтте.
Һәрбер бала кичәгә карата рәсем ясап алып килде, күргәзмә куелды.
Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары Учи.ру онлайн –платформада мәктәп предметлары буенча биремнәрне үтәп баралар һәм онлайн олимпиадаларда теләп катнашалар. Март аенда 1-4 сыйныф укучылары Олимпиада “Плюс” биремнәрен үтәделәр. Миннебаев Ә., Саттарова Ә., Муликова Д. җиңүче булдылар. Хәзер укучыларыбыз “Русский с Пушкиным” олимпиадасына әзерләнәләр.