“Шаян сыерчыкка оя!”

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Теләче 2нче балалар бакчасында, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм әйлән-тирә мөхитне саклауга әти-әниләрне җәлеп итү максатыннан, “Шаян сыерчыкка оя!” исемле акция үткәрелде. Без әти-әниләргә сыерчыклар өчен уңайлы оялар ясарга тәгъдим иттек, чөнки сыерчыклар балалар бакчасына якын тирәдә ояласалар, аларны күзәтү балаларга уңайлырак була. Әти-әниләр безнең үтенечләрне истә тотып, берсеннән-берсе матур сыерчык оялары ясап алып килделәр , аларны хезмәткәрләр балалар бакчасы тирәсендәге агачларга элеп чыктылар. Балалар түземсезлек белән сыерчыклар очып килеп, бу ояларга урнашуларын күзәтә башладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International