3 нче апрель көнне Теләче балалар китапханәсендә, кече яшьтәге мәктәп укучылары белән, таушалган китапларны тәртипкә китерү буенча «Книжкина больница» дигән чара үткәрелде.

2017 елның 4 апреле, сишәмбе

Әлеге эшне без балалар белән ел саен оештырабыз. Теләсә нинди хезмәт тырышлык, киеренкелек сорый, шул ук вакытта шатлык һәм файда китерүен балалар белеп һәм аңлап үсәргә тиеш. Бүгенге «остаханәдә» балалар китапның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, китапларны тәртипкә китереп, киләчәктә үзләренә китап белән бәйле эшчәнлек сайлаганда кирәк булган практик күнекмә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International