1 апрель - кошлар көне уңаеннан, Алан авылы китапханәсендә «Кошлар-безнең дуслар” исемле интерактив уен үткәрелде.

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Кошлар - безнең балачак дусларыбыз. Алар һәр елны безгә яз алып киләләр, алардан башка табигатьнең матурлыгы да тулы булмас иде! Уен барышында кошлар турында шигырьләр, хикәяләр укылды, рәсемнәр ясалды, Кызыл китапка кертелгән кошларның исемнәре аталды, табышмаклар чишелде.Уен ахырында балалар баллы тәм - томнардан авыз иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International