Утырышта түбәндәге көн тәртибендәге мәсьәләләр каралды:
Китапханәдә төрле яшьтәге китап укучы балалар өчен журналлардан күргәзмә эшләнде. Кече яшьтәге балалар өчен «Салават купере», «Маленькие академики», «Город шарад» исемле журналлар куелса, өлкәнрәк укучылар техника, табигать, гыйлем турындагы журналлар белән таныша алдылар. Тәкъдим ителгән материаллардан, китап укучылар үзләренә кирәкле мәгълүматларны ала алдылар.
Биредә балалар гәҗит битләреннән роза чәчәкләре ясадылар. Мондый чаралар балаларны иҗади яктан үстерергә булыша, аларда түземлелек тәрбияли һәм сәнгати осталыкларын арттыра.
Каждый хотя бы раз в жизни выступал в роли потребителя того или иного товара, услуги. Ведь каждый день мы покупаем продукты и товары для хозяйства и дома, ездим в общественном транспорте, пользуемся разными услугами. Но при всем разнообразии и множестве предлагаемых на рынке товаров и услуг, к сожалению, не всегда присутствует качество. Наши права, как потребителя, довольно часто нарушаются. Для того чтобы себя и свою семью защитить от недобросовестных производителей и продавцов – необходимо знать свои права.
14 марта, в Узякском сельском поселении Тюлячинского муниципального района организован, и проведен прием граждан. Мероприятие провели сотрудники отдела развития и координации внутреннего рынка Арского территориального органа Госалкогольинспекции РТ. На приеме присутствовали жители села. Вопросы касались сферы торговли. Сотрудники ОМС также были проконсультированы по вопросам защиты прав потребителей. Населением были заданы интересующие их вопросы о том, как поступать в случае, если был приобретен товар ненадлежащего качества, о сроках предъявления требований, проведения экспертизы и диагностики технически сложных товаров. Прозвучали вопросы и в сфере реализации алкогольной продукции. В ходе общения были приведены примеры из судебной практики.
Можно сделать вывод, что проведенные мероприятия, приуроченные к Всемирному дню защиты прав потребителей, показали необходимость проведения постоянной широкомасштабной работы среди населения по формированию правовой потребительской культуры поведения.
Арский территориальный орган Госалкогольинспекции РТ
Анда Иске Җөри урта мәктәбенен 2 сыйныф укучысы (Җитәкчесе Д.Р.Шарафиева) 2 урынга лаек дип табылды. Котлыйбыз.
Яз җитүгә, һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Сулыклар янында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү кеше тормышында зур бәхетсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин .Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау йөзеннән Алан балалар бакчасында “Язгы чорда куркынычсызлык кагыйдәләре” дигән темага әңгәмә үткәрелде. Тәрбияче балаларга су буйларына төшмәскә, бозның бик калын булуына ышанып, боз өстенә кермәскә кирәклеге турында сөйләде.
Республика күләм «Дулкыннар» бәйгесе Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең тормыш һәм иҗат юлына багышлана. 15 нче март көнне бәйгенең Республика сайлап алу туры Татарстан халыклары Дуслык йортында үтте. Баландыш төп мәктәбе укучылары Гайнетдинова Назлыгөл, Шакирова Алисә, Сафина Альбина, Мөхәммәтшин Фәрит нәфис сүз ( җитәкчеләре Зәйнуллина Р.Х , Загидуллина А.Н) , Галләмов Мурат вокал номинациясендә катнаштылар. Галләмов Мурат (җитәкчесе Сафина А.Ә) урта төркемдә вокал номинациясендә җиңеп 17 нче мартта Гала-концертта катнашачак. Аңа уңышлар телибез.
Язгы-кыр эшләренең уңышлы узуы күбесенчә машина-трактор паркының торышына бәйле. Районның барлык хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын язгы-кыр эшләренә җентекләп әзерлиләр.
Бүгенге көндә, район буенча техника ремонты: тракторлар-91%, чәчкечләр-98%, культиваторлар-100%, катнаш җир эшкәртү агрегатлары-93% чәчү комплекслары-89% хәм дискаторлар-80%ын тәшкил итә.
Район хуҗалыкларына техниканы 2017 елгы кыр эшләренә әзерләү өчен якынча 28 млн. сум чыгым тоту таләп ителә, шуның 17,53 млн. сумлык запас частьләр сатып алынган.
Балалар төсле каләмнәр ярдәмендә төрледән-төрле рәсемнәр иҗат иттеләр. Кемнәрдер кышкы хатирәләрен яңартты, кайбер балалар яраткан уенчыгын, гаиләсен, йорт хайванын сурәтләде, икенчеләре исә үзенең хыялларын кәгазьгә төшерде. Бер иҗат җимеше дә игътибарсыз калмады: алардан һәрбер төркем тәрбиячесе “Дөнья балалар күзлегеннән» исемле рәсем күргәзмәсе ясады.
Янгын куркынычсызлыгы бүлеге хезмәткәрләре балалар һәм бакча эшчеләре белән әңгәмәләр, төрле чаралар үткәрәләр.