Язгы-кыр эшләренең уңышлы узуы күбесенчә машина-трактор паркының торышына бәйле. Районның барлык хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын язгы-кыр эшләренә җентекләп әзерлиләр.
Бүгенге көндә, район буенча техника ремонты: тракторлар-91%, чәчкечләр-98%, культиваторлар-100%, катнаш җир эшкәртү агрегатлары-93% чәчү комплекслары-89% хәм дискаторлар-80%ын тәшкил итә.
Район хуҗалыкларына техниканы 2017 елгы кыр эшләренә әзерләү өчен якынча 28 млн. сум чыгым тоту таләп ителә, шуның 17,53 млн. сумлык запас частьләр сатып алынган.