Аның эшен бәйгегә тәрбияче Сөнгатуллина Ф. Ә. әзерләде һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Алга таба эшләрегездә иҗади уңышлар телибез!
К врачу обращаются пациенты с различными заболеваниями: у мишки болят зубы, потому что он ел много сладкого, у клоуна шишка на лбу, кукла Катя прищемила дверью пальчик и т. д. Доктор осматривает больного: слушает, смотрит горлышко, измеряет температуру, прописывает лекарства, делает уколы, поит микстурой, таблетками. Воспитатель оценивает, как дети общаются между собой, напоминает о том, чтобы выздоровевшие игрушки не забывали благодарить врача за оказанную помощь.
2017 елның 15мартында тыл ветераны Нәбиуллина Сәкинә Закир кызына 90 яшь тулды. Бәйрәме уңаеннан юбилярны котларга Алан авыл җирлеге башлыгы Ә.Г.Хаҗиев һәм Теләче районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галимова Ф.М. килделәр һәм аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Зурлар төркеме балалары- Шакирова К., Биктимеров Р., Набиуллина А., Замалиева Н., Салахов И. (җитәкчеләре Муликова Г.Ф.) «РостОКUnikУм” диеп аталган Россия күләмендәге бәйгедә катнашып призлы урыннар яуладылар.Афәрин! Без кечкенәләребез һәм аларның уңышлары белән горурланабыз! Алга таба да биек үрләр яулауларын телибез!
Әлеге чарада 7 китап авторы Равилә Шәйдуллина, шагыйрә Асыя Юнысова, эшмәкәр Миләүшә Сәләхетдинова һәм аның иҗатын яратучы укучыларыбыз катнашты. Кичәдә балалар аның шигырьләрен сөйләделәр, үзешчән җырчыларыбыз аның сүзләренә язылган җырлар башкардылар.
Равилә Шайдуллина – киң кырлы шәхес, югары белемле педагог, профессиональ аш – су остасы, Казан шәһәрендәге берничә ресторан һәм кафе хуҗасы.
Ел саен март ахыры- апрель башларында туган якларын сагынып җылы яклардан кошлар кайта. Кайтып җитүгә аларга оя кору , оялар урын табу бик кыен., шуңа күрә өлкәннәр һәм балалар кошлар өчен оялар ясап куярга тырышалар.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары, традиция буенча,биология укытучысы Әскарова Ф.Г. җитәкчелегендә бу көннәрдә “Сыерчык оясы” акциясе үткәрә.Табигать сөюче яшь дуслар- кызлар һәм малайлар әти- әниләре ярдәме белән сыерчык оялары ясыйлар. Гәрәевлар һәм Гыймадиевлар беренчеләрдән булып бик матур уңайлы оялар ясадылар.Рәхмәт аларга!Башка укучылар да оя ясау эшен төгәлләп киләләр.
3 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар "Мин – юл иминлеге өчен” дигән район конкурсына үзләренең эшләрен тәгъдим иттеләр.Без аларга зур уңышлар телибез.
Бер сыерга сөт саву буенча алдынгылар рәтендә Агролак ҖЧҖ 1 сыерга 23,3 кг. туры килә, ОПХ Ленина хуҗалыгының Сауш бүлекчәсе 1 сыерга 21,2 кг. туры килэ, Алан ҖЧҖ барлык савылган сөте 11870 кг. 1 сыерга 19,1 кг. туры килэ. Район буенча бу курсәткеч 15,0 кг.
14 март көнне берләшмәнең чираттагы очрашуы булды. Биредә берләшмәгә йөрүче хатын - кызларыбыз бәйләү нечкәлекләренә төшенеп, яңа бәйләү үрнәкләрен өйрәнделәр, яна төр башмаклар, мочалкалар бәйләделэр. Хатын - кызларыбыз күңелле итеп, җырлар җырлап, бәйли- бәйли кич утырдылар. Без гел эшләп кенә утырмыйбыз, өйдән алып килгән тәмле пироглар белән чәйләр дә эчәбез. Шулай итеп безнең мероприятие бик күңелле үтә.
Шул уңайдан 15 март көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәчесе “Әкият иленә дәшәм” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрде. Китапханәче һәм мәктәп укучылары “Каенкай” балалар бакчасына кунакка бардылар. Алар бакчада тәрбияләнүчеләргә күчтәнәчкә кызыклы әкиятләр һәм шигырьләр алып килделәр һәм аларны бик матур итеп укыдылар. Тәрбияләнүчеләргә бу чара ошады.