Ел саен март ахыры- апрель башларында туган якларын сагынып җылы яклардан кошлар кайта. Кайтып җитүгә аларга оя кору , оялар урын табу бик кыен., шуңа күрә өлкәннәр һәм балалар кошлар өчен оялар ясап куярга тырышалар.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары, традиция буенча,биология укытучысы Әскарова Ф.Г. җитәкчелегендә бу көннәрдә “Сыерчык оясы” акциясе үткәрә.Табигать сөюче яшь дуслар- кызлар һәм малайлар әти- әниләре ярдәме белән сыерчык оялары ясыйлар. Гәрәевлар һәм Гыймадиевлар беренчеләрдән булып бик матур уңайлы оялар ясадылар.Рәхмәт аларга!Башка укучылар да оя ясау эшен төгәлләп киләләр.