17 нче март көнне 11 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында Теләче муниципаль районы Иҗтимагый Советының киңәйтелгән утырышы узды.

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Утырышта түбәндәге көн тәртибендәге мәсьәләләр каралды:

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районында дәүләт милли сәясәте Концепциясен тормышка ашыру турында.

Татарстан халыклары Съездына делегатлар сайлау турында.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Теләче бүлеге җитәкчесен сайлау турында.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Усманов Айрат Нәгыймович һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе башкарма сәркатибе – Барышев Александр Георгиевичлар катнашты.

Татарстан халыклары Съездына Теләче районыннан 6 делегат сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International