ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

14 гыйнварда Питрәчтэ яшь хоккейчыларның Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы  республикакүләм ярышларының зона уеннары булып үтте. 2004-2005 елларда туган малайларны үзенә җыйган әлеге турнирда Теләче балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе укытучы-тренеры Фиданур Мөбәрәкшин һәм Илнар Җәләев җитәкчелегендә районыбыз командасы да катнашты.

12 -15 нче гыйнварда Казан  шәһәрендә Бөтенроссия предмет олимпиадаларының  рус әдәбиятыннан региналь туры үтте.  Рус әдәбиятыннанан олимпиадада Теләче урта мәктәбеннән Миннуллина Г. һәм Галиуллина И. катнашты.  Миннуллина Гөлназ олимпиадада уңышлы чыгыш ясап, призлы урын яулады. Гөлназны олимпиадага рус теле укытучысы Е.Я. Нуртдинова әзерләде. Иркә дә олимпиадада яхшы күрсәткечләргә иреште. Иркәне олимпиадага рус теле укытучысы Н.Р. Залялова әзерләде. Унышларыгыз белән котлыйбыз.


16
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

14-15 январь көннәрендә Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасы кубогына бадминтон ярышлары булып узды. Баландыш төп мәктәбенең 8 класс укучылары Заббаров А. һәм Назипов З. III урынны яуладылар. Аларны һәм җитәкчеләре Заббаров А.Ф.ны котлыйбыз!

Балаларны татар һәм рус теленә өйрәтү сыйфатлы,уңышлы булсын өчен, өйрәнгән материалны төркемдә кабатлый һәм ныгыта алсыннар өчен, укыту -методик комплектында тупланган материалларны тәрбиячеләр балаларның сөйләмен үстерү, тирә-юнь,матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру максатында гына түгел, ә рәсем ясау, әвәләү, кул хезмәте, конструкцияләү, эксперименталь эшләр, кисеп ябыштыру, музыка эшчәнлекләрендә, иртән балаларны кабул итү, саф һавада булу, табигатьне күзәтү вакытында, әти -әниләр белән бердәм эшчәнлектә кулланалар һәм ныгыта

14 январь көнне Субаш авыл клубында  мәдәният хезмәткәрләре, авылы үзешчәннәре белән берлектә "Моңнар агыла туган якта" сәнгать бәйгесе кысаларында тамашачылар хозурына, "Нардуган " халык фольклор ансамбле "Нардуганда кич утыру",  ә яшьләр Иске Яңа елда "Су китерү" йоласын күрсәттеләр. Тамашачылар әлеге концерны җылы кабул иттеләр.

 

2017 елның 16 гыйнвары көнне 11.00 сәг. Башкарма комитетының актлар залында язгы кыр эшләренә әзерлек һәм язгы кыр эшләрен уздыру буенча эш планнары төзу буенча район Башлыгы И.Ф.Зарипов җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов, ООО «Агро-Альянс РИА»  оешмасы вәкиле И.М.Имамиев, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары, бухгалтерлары, экономистлары катнашында киңәшмә булып үтте.

16 январь көнне Алан урта  гомумбелем бирү мәктәбендә беренче яртыеллык йомгаклары буенча  ата-аналар җыелышы уздырылды.  Гомуми җыелышта мәктәп директоры Гайбадуллин И. Б., укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәйхетдинова Г.Х., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәсәнова А.М.  чыгыш ясадылар. Аннан соң җыелыш сыйныфларда дәвам итте. Һәр ата-ана үз баласының укуда ничек өлгергәнлеге, тәрбиялелек дәрәҗәсе белән танышты. Җыелыш ахырында киләсе чиреккә бурычлар, аларның үтәлеше өчен җаваплы кешеләр билгеләнде.

Район халкы рәхәтләнеп ял итте,күңел ачты, район мәдәният йорты үзешчәннәре катнашында булган концертны карап хозурланды. Кызыклы уеннар, биюләр һәркемнең күңеленә хуш килде. 

14 нче январь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә хоккей буенча мәктәп турниры үткәрелде. 9-11 нче сыйныф егетләре “Ак барс”  һәм “ Молодежка” командаларына бүленеп хоккей уйнадылар. Уен барышын җанатарлар да кызыксынып күзәтте. Уен 5:3 исәбе белән “Ак барс” командасы файдасына тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International