14 нче январь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә хоккей буенча мәктәп турниры үткәрелде. 9-11 нче сыйныф егетләре “Ак барс” һәм “ Молодежка” командаларына бүленеп хоккей уйнадылар. Уен барышын җанатарлар да кызыксынып күзәтте. Уен 5:3 исәбе белән “Ак барс” командасы файдасына тәмамланды.