14 гыйнварда Питрәчтэ яшь хоккейчыларның Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы республикакүләм ярышларының зона уеннары булып үтте. 2004-2005 елларда туган малайларны үзенә җыйган әлеге турнирда Теләче балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе укытучы-тренеры Фиданур Мөбәрәкшин һәм Илнар Җәләев җитәкчелегендә районыбыз командасы да катнашты.