16 январь көнне Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә беренче яртыеллык йомгаклары буенча ата-аналар җыелышы уздырылды. Гомуми җыелышта мәктәп директоры Гайбадуллин И. Б., укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шәйхетдинова Г.Х., тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәсәнова А.М. чыгыш ясадылар. Аннан соң җыелыш сыйныфларда дәвам итте. Һәр ата-ана үз баласының укуда ничек өлгергәнлеге, тәрбиялелек дәрәҗәсе белән танышты. Җыелыш ахырында киләсе чиреккә бурычлар, аларның үтәлеше өчен җаваплы кешеләр билгеләнде.